- сугу
- 1. Кул белән яки берәр әйбер белән кискен бәрү. диал. Кыйнау 2. Берәр нәрсәгә бәреп, яңгырау тавышы чыгару, кагу чаң сугу 3. Ашлыкның: башактагы, кузактагы бөртекләрен кагып кою 4. Махсус калыпка салып ясау, эшләп чыгару кирпеч с. , акча с. . күч. Бик тиз һәм җиңел генә ясап, эшләп чыгару 5. күч. Җиңел генә эшләп алу, табу көненә иллешәр сумны суга 6. Туку (киндерне, чыптаны һ. б.) 7. Кагып һ. б. ш. рәв. беркетеп кую кадак с. 8. Келәймә, пичәт һ. б. ш. нәрсәләрнең билгесен төшерү, басу. Язып билгеләү, кәгазьгә һ. б. җирлеккә төшерү номер с. 9. Зарар ясау, бәхетсезлек-күңелсезлек, уңайсызлык китерү кырау с. , каргыш с. 10. Җибәрү (телеграмманы) 11. күч. Тәвәккәлләп сатып алу яки бүтәнчә килешеп, тиз генә үзеңнеке итү товарны очрату белән сугып алу 12. гәп с. 13. күч. Турыдан, бик кискен итеп яки киресенчә, кинаяләп сөйләү, әйтү әнә каян китереп сукты 14. домино с. , кәрт с. 15. ипи с. 16. күч. Урлау
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.